Татарстан Республикасы делегациясе эш визиты белән Самара өлкәсенең Мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында булып китте.
Самара өлкәсе мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Сергей Черепанов рәислегендә ике төбәк арасындагы чиктәш чикләрне килештерү белән бәйле сораулар буенча киңәшмә уздырылды. Киңәшмә барышында чик үтү буенча берничә бәхәсле мәсьәлә хәл ителде. Катнашучылар калган проблемалы участокларны хәл итү буенча бердәм фикергә килделәр.
Фикер алышуда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов, «ТР пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ директоры Руслан Комаров, Росреестрның Самара өлкәсе буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Татьяна Омельченко, ТР буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин, Самара өлкәсе министрлыгы җитәкчеләре һәм белгечләре, шулай ук ведомство карамагындагы махсус учреждениеләр җитәкчеләре катнашты.