Фәнил Әһлиуллин Спас муниципаль районы Советы сессиясендә катнашты

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Бүген ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Советы сессиясе эшендә катнашты. Утырышның көн тәртибенә дүртенче чакырылыш шәһәр һәм авыл җирлекләре Советларына депутатлар сайлауларына йомгак ясау, Спас муниципаль районы башлыгы һәм аның урынбасарын сайлау, район Советының даими комиссияләрен төзү һ.б. мәсьәләләр кертелгән иде.

Фәнил Әһлиуллин сессиядә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм шәхсән үз исеменнән барлык сайлаучыларга, район активына Татарстан Республикасы Президентын һәм дүртенче чакырылыш җирле үзидарә вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау буенча сайлау кампанияләренең уңышлы тәмамлануы уңаеннан рәхмәт белдерде. Ул районда сайлаучыларның югары активлыгын һәм район халкы Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кандидатурасын хуплавын билгеләп үтте. "Элегрәк кертелгән чикләүләрнең нәтиҗәләренә бәйле кыенлыкларга карамастан, узган сайлаулар Татарстан җитәкчелеге тарафыннан үткәрелә торган социаль-икътисади үсеш курсының дөреслеген раслады», - дип ассызыклады министр.

Спас муниципаль районы, республика алдында да зур бурычлар тора. Куелган максатларга ирешү өчен районда абруйлы лидер - муниципаль район башлыгы җитәкчелегендә идарәчеләрнең нәтиҗәле командасын формалаштыру мөһим. Спас муниципаль районы Уставы нигезендә, Татарстан Республикасы Президенты исеменнән Фәнил Әһлиуллин депутатлар каравына район башлыгы вазыйфасына сайлау өчен Фәргать Мөхәммәтов кандидатурасын кертте. Фәргать Мөхәммәтов районны ел дәвамында уңышлы җитәкли. Бу кыска гына вакыт эчендә күп эшләр башкарылды: торак йортлар, юллар, мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт мәйданчыклары төзелде һәм капиталь ремонтланды, төзекләндерү объектлары булдырылды һәм башкалар. "Район башлыгы вазыйфасына сайлаганда һәм сезнең ярдәм белән Фәргать Вагыйзович район һәм аның халкы иминлеге өчен иң катлаулы бурычларны уңышлы үтәр дип ышанам", - дип билгеләп үтте министр. Фәргать Мөхәммәтов кандидатурасы депутатлар тарафыннан бертавыштан хупланды.

Сессиянең көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр каралды һәм алар буенча карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International