ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы бинасында гадәттән тыш хәлләр булган очракта эвакуацияләү буенча объект өйрәнүе үтте

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы шартлы гадәттән тыш хәлләр булган очракта хезмәткәрләрне һәм министрлыкка килгән гражданнарны эвакуацияләү буенча өйрәнүләр уздырылды. Өйрәнүләр вакытында бинаның беренче катындагы 102 кабинеты янында шартлы шартлаткычка охшаган предмет салынган пакет табылды һәм бинадан кешеләрне чыгару чаралары күрелде.

Куркынычлык турында хәбәр бирүче сиренадан соң ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре тиз генә бинадан имин урынга чыктылар.

Эвакуация вакытының 4 минут 10 секунд вакыт эчендә төгәлләнүе хезмәткәрләрнең оешканлыгын һәм мондый гадәттән тыш очракларга яхшы әзерлеген күрсәтте.

Эвакуацияләнгән хезмәткәрләрне җыю структур бүлекчәләр составында бинадан куркынычсыз ераклыкта, социаль дистанцияне үтәп башкарылды.

Өйрәнүләр вакытында хәбәр итү системаларын, винтиляция, хезмәткәрләрнең гадәттән тыш хәлләргә әзерлеге тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International