РФ Хөкүмәте карары белән гектарларда яки балларда чагылган җир өлешләре күләмен гади дөрес өлешләргә күчерү тәртибе билгеләнде

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

«Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең әйләнеше турында» 2002 елның 24 июлендәге 101-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә җир өлешләре күләмен гади дөрес өлеш рәвешендә дә, гектарларда да яки балларда да чагылдыру юридик яктан дөрес булып тора.

Җир кишәрлекләренә салым салу максатыннан, өлешләр күләмен бердәм системага китерергә кирәк, шуңа бәйле рәвештә, РФ Хөкүмәте тарафыннан гектарларда яки балларда җир өлешләре күләмен гади дөрес вакланма итеп исәпләү тәртибе эшләнде.

Шулай ук югарыда күрсәтелгән карар нигезендә җир өлешләре күләме турында белешмәләр чыганаклары билгеләнде һәм мондый исәпләү формулалары расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International