Фәнил Әһлиуллин ТР Спас муниципаль районы ветераннарын Халыкара өлкәннәр көне белән котлады

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы министры Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чараларда катнашты.

Бәйрәм уңаеннан Болгар шәһәренең Район мәдәният йортында районның өлкән яшьтәге гражданнары өчен бәйрәм концерты булды. Бәйрәм концерты башланыр алдыннан министр һәм район башлыгы Фәргать Мөхәммәтов мәдәният йорты фойесында район ветераннарының кул эшләре күргәзмәсен карады.

Фәнил Әһлиуллин котлау сүзендә өлкән буын вәкилләренә фидакарь хезмәтләре, үсеп килүче буынга лаеклы үрнәк күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде. "Сезнең тупланган белемнәр, тәҗрибә һәм рухи багаж бүген аеруча кирәк", - дип билгеләп үтте министр. Соңыннан ул ветераннарга нык сәламәтлек, сүнмәс оптимизм һәм туган район һәм Татарстан Республикасы тормышында актив катнашуларын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International