Юридик һәм физик затлар милкендә булган шәһси торак төзелеше рөхсәт ителгән файдалану рәвешендә җир салымына салым салу мәсьәләләре каралды

2020 елның 2 октябре, җомга

Кичә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Артур Галиев рәислегендә Лаеш муниципаль районының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, Татар Саралово, Никольский, Рождественский, Нармонка, Кирби авыл җирлекләре вәкилләре катнашында юридик, физик затлар милкендә булган шәхси торак төзелеше рөхсәт ителгән файдалану төре булган җирләргә салым салу сораулары буенча киңәшмә үтте. 

Салым кодексы тарафыннан 01.01.202020 елдан башлап, эшкуарлык эшчәнлегендә кулланыла торган шәхси торак төзелеше өчен рөхсәт ителгән җир кишәрлекләренә салым салганда 1,5% күләмендә салым ставкасы кертелде. Хәзер ставка уртача 0.3% тан артмый. Арттырылган ставкалар табыш алу максатларында киләчәктә сату өчен җир кишәрлекләре алган затларга һәм оешмаларга кагыла.

Киңәшмәдә Лаеш районы вәкилләре белән берлектә җир салымының югары ставкасын куллану өчен салым хезмәте адресына җибәрү өчен җир кишәрлекләре исемлеге анализланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International