Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре «Урман саклыйк!» традицион табигать саклау акциясе кысаларында Яшел Үзән районы Кызыл Октябрь участок урманчылыгының урман фондында ылыслы токым үсентеләре утыртуда актив катнаштылар.
Исегезгә төшерәбез, агач утырту буенча республика табигатьне саклау акцияләре ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2011 елдан бирле үткәрелә. Аларның максаты-республиканың урман ресурсларын яңадан торгызу һәм арттыру, урманга сак караш тәрбияләү, җәмәгатьчелек игътибарын аны саклау проблемаларына җәлеп итү һәм тулаем экологик хәлне яхшырту. 10 ел эчендә Татарстанда акцияләр кысаларында 6,5 мең гектардан артык мәйданда яңа урман утыртмалары утыртылды, 25 млн.данә утырту материалы файдаланылды, ә катнашучыларның гомуми саны 435 мең кешедән артып китте.