2020 елның 5 октябрендә министр Фәнил Әһлиуллин җитәкчелегендә министр урынбасарлары, структур бүлекчәләр һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләре белән видеоконференция режимында традицион атналык киңәшмә узды.
Киңәшмә барышында югары органнарның контрольдәге мәсьәләләре һәм йөкләмәләре, 2020 елның 28 сентяберендәге киңәшмә беркетмәсе нигезендә министр йөкләмәләрен үтәү мәсьәләләре, документларны билгеләнгән срокта үтәү сораулары, һәм шулай ук структур бүлекчәләр тарафыннан Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы сайтының «Яңалыклар» бүлегендә урнаштыру өчен мәгълүмати материаллар тапшыру турында мәгълүмат тикшерелде.
Киңәшмәдә министрның беренче урынбасары Артур Галиев Министрлык коллективы исеменнән Фәнил Әһлиуллинны туган көне белән котлады, аңа сәламәтлек һәм эшләрендә уңышлар теләде.
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Ветераннар советы рәисе Михаил Виноградов министрлыкның Ветераннар советы һәм барлык пенсионерлары исеменнән министр Фәнил Әһлиуллинга өлкән буын кешеләре турында кайгыртулары өчен рәхмәт белдерде, аны туган көне белән котлады, сәламәтлек, уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, барлык эшләрдә һәм башлангычларында уңышлар теләде.
Министр Фәнил Әһлиуллин котлау сүзләре өчен барысына да рәхмәт белдерде, ә министрлык коллективына нәтиҗәле эш теләде.