2020 елның 10 октябрендә Татарстан Республикасында массакүләм физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыру максатларында «Милләтләр кроссы – 2020» Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында «Татарстан кроссы – 2020» массакүләм ярышлары узды. Казанда массакүләм спорт ярышлары «Ак Барс Арена» стадионында узды.
Тантаналы чарадан соң 3 км дистанциягә массакүләм йөгерү булды. Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре, һәрвакыттагыча, бу ярышларда актив катнаштылар.
Җанатарларыбыз – Министрлык хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре әгъзалары безнең спортчыларга актив ярдәм күрсәттеләр.
Аннары «Татарстан кроссы – 2020» кысаларында спорт ярышларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү булды.