2012 елда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан дәүләт милкен тикшерүе турында мәгълүмат

2013 елның 1 марты, җомга

       Дәүләт милкен һәм җирләрен максатчан, нәтиҗәле һәм законлы файдалануны контрольдә тоту максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы 2012 елны 127 тикшерү үткәрде.

       Тикшерү вакытында тикшерелгән учреждениеләрнең түбәндәге закон бозу очраклары ачыкланды:

-         дәүләт милкен хуҗасы ризалыгыннан башка бүтән оешмаларга тапшыру;

-         мөлкәт хуҗасы ризалыгыннан башка күчемсез милек объектларын җимерү;

-         күчемсез милек объектларыннан эксплуатацияләүгә кертү рөхсәте булмаган килеш файдалану.

       Тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган закон бозу очракларын бетерү һәм гаепле кешеләрне җаваплылыкка тарту буенча чаралар күрү өчен ТР Прокуратурасына 57 тикшерү акты җибәрелде.

       Бүгенге көндә ТР Прокуратурасы тарафыннан Казан шәһәрендә  һәм 8 районда ачыкланган закон бузулар буенча 12 күрсәтмә чыгарылуы һәм 3 вазифаи шәхескә 12 мең сум күләмендә штраф салынуы турында мәгълүмат бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International