Рөхсәт ителгән шәхси торак төзелеш өчен җир кишәрлекләренә салым салу сораулары буенча чираттагы киңәшмә үтте

2020 елның 14 октябре, чәршәмбе

2020 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Фәнил Әһлиуллин рәислегендә Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында юридик һәм физик затлар милкендә булган җир кишәрлекләренә салым салу сораулары буенча чираттагы киңәшмә үтте.

Киңәшмәдә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының җир ресурслары идарәсе хезмәткәрләре, Лаеш муниципаль районы Башкарма комитеты һәм "Лаеш" муниципаль берәмлеге, Көек, Матюшино, Державин һәм Егорьево авыл җирлекләре вәкилләре катнаштылар.

Киңәшмәдә катнашучыларга шуны да җиткерделәр: Салым кодексы белән 1.01.2020 елдан башлап, эшмәкәрлек эшчәнлегендә кулланыла торган шәхси торак төзелеш өчен рөхсәт ителгән җир кишәрлекләренә салым салганда 1,5% күләмендә салым ставкасы кертелде. Элегрәк ул 0.3% тан артмаган иде. Арттырылган ставкалар табыш алу максатларында киләчәктә сату өчен җир кишәрлекләре алган затларга һәм оешмаларга кагыла.

Лаеш районы вәкилләре белән узган киңәшмәдә салым хезмәте адресына җир салымының югары ставкасын куллану өчен җир кишәрлекләре исемлеге анализланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International