ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны бетерү сораулары буенча киңәшмә үтте

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

2020 елның 15 октябре көнне Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры  Фәнил Әһлиуллин рәислегендә ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган затларга махсуслаштырылган торак фондыннан бирелгән торак урыннары өчен торак-коммуналь хезмәтләр  бурычларын бетерү мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында чираттагы киңәшмә (ZOOM) узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасының Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Казан шәһәре, Чаллы шәһәре, Түбән Кама һәм Яшел Үзән муниципаль районнары башкарма комитетлары вәкилләре катнашты.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча булган бурычларны бетерү өчен юл картасын эшләү кирәклеге турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International