Ятим балалар өчен 6 торак урын сатып алу буенча аукцион игълан ителде

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының "2020-2025 елларга Татарстан Республикасында ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан булган затларны торак урыннары белән тәэмин итү" 03.10.2019 № 888 карары белән расланган программасын тормышка ашыру максатыннан ятим балаларга бирелергә тиешле 6 торак урын алу өчен дәүләт контракты төзү хокукына ачык аукцион игълан ителде.

21.10.2020 - катнашу өчен гаризалар бирү вакыты тәмамлана;

23.10.20-10: 00 – ачык аукцион үткәрелә.

Тулырак мәгълүмат белән etp.zakazrf.ru электрон мәйданчык сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International