2020 елның 19 октябре көнне Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында видеоконференция режимында министр урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинова рәислегендә пространство мәгълүматлары фонды һәм мәгълүмати тәэмин итү системасы эшчәнлеге буенча эксперт эш төркеме утырышы узды.
Утырыш барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды: Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы территориясендә пространство мәгълүматлары инфраструктурасы турында Нигезләмәне раслау хакында» 2012 елның 26 мартындагы 239 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында; Татарстан Республикасы Геопорталын алып бару вәкаләтләрен яңадан бүлү; Татарстан Республикасы шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү буенча дәүләт мәгълүмат системасын булдыру; «Татарстан Республикасы пространство мәгълүматлары фонды " ДБУнең пространство мәгълүматларын саклау һәм бирү системасын булдыру.»; Татарстан Республикасының югары төгәллекле позицияләү системасын булдыру.
Утырышта Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Перспективалы тикшеренүләр институтының санлы технологияләр үзәге, «Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды»ДБУ вәкилләре катнашты.
Тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.