2020 елның 22 октябрендә Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының Болгар шәһәрендә конкурс комиссиясе утырышы булды.
Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс үткәрүдә конкурс комиссиясе әгъзаләре, Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әгълиуллин һәм Татарстан Республикасының Спас муниципаль районы башлыгы, Фәргать Мөхәммәтов катнаштылар.
Шул ук көнне министр Татарстан Республикасының Спас муниципаль районы Советы утырышында катнашты. Совет утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралды: Татарстан Республикасының Спас муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына билгеләп кую турында, муниципаль берәмлекнең контроль-хисап палатасы аудиторларын сайлау турында, Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Советы комиссияләре составлары турында, муниципаль милекне тапшыру турында, Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Советының элек кабул ителгән карарларына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.
Тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе итеп В.А. Осокин билгеләнде.