Муниципаль милекне бәяләүгә эксперт ярдәме

2020 елның 23 октябре, җомга

ТР Бәяләүчеләр союзының Эксперт-консультацион советы рәистәше, «Рус бәяләүчеләре җәмгыяте» Ассоциациясенең Татарстан Республикасындагы вәкиле Дмитрий Захматов ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында муниципаль хезмәткәрләр өчен видеоконференция режимында укыту семинары үткәрде. Дәреснең темасы муниципаль милекне бәяләү турындагы хисапларга экспертиза ясау сораулары булды. Бәяләү берләшмәсенең әйдәп баручы эксперты бәяләү оешмасын сайлап алу критерияләре, бәяләүгә техник биремне әзерләү турында сөйләде, экспресс-анализга һәм хисапларга экспертиза элементларына тукталды. Аерым блок пандемия шартларында бәяләүгә багышланган иде. Семинар презентацияләре ведомствоара электрон документлар әйләнеше системасында муниципаль районнарга җибәрелде.

Семинарда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Бәяләү бүлеге башлыгы Лариса Швецова һәм ТР Бәяләүчеләр союзының башкарма директоры Олег Булгаков катнаштылар. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы "Матди тәэмин итү идарәсе" ДБУ транспорт бүлеге тарафыннан транспорт чараларын ягулык һәм май ягу буенча кышкы чордагы нормага күчерү эше төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International