Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстәм Шәмиев җитәкчелегендә ТР Прокуратурасы, ТР юстиция министрлыгы вәкилләре катнашында “Авыл хуҗалыгы җирләре категориясен икенче категориягә күчерү турындагы карар проектын әзерләү” һәм "Казан шәһәре җирлегендә урнашкан, элек ТР милкендә булган җир кишәрлеген милекне хосусыйлаштыру процессында барлыкка килгән акционерлык җәмгыятенә арендага бирү (теркәү) турындагы ТР Министрлар Кабинеты карары проектын әзерләү" дәүләт хезмәте күрсәтү регламентларына төгәллек кертү сораулары буенча киңәшмә үтте.
Бу дәүләт хезмәте республиканың икътисади тормышына уңай йогынты ясый. Киңәшмәдә регламентларны кыска вакыт эчендә башкаруны тәэмин итү, шул исәптән, ведомствоара хезмәттәшлек итүнең электрон системалар аша башкару мөмкинлеге сораулары да каралды.
Киңәшләшү нәтиҗәләре буенча хезмәт күрсәтү регламентларына тиешле үзгәрешләр кертү турында карар кабул ителде.