Министрлыкның икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2020 елның 31 нче октябре торышына республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 617,81 млн сум акча керде. Татарстан Республикасы бюджеты каршында бюджет йөкләмәсе 124,23% ка үтәлде.
Шул исәптән, статьялар буенча, Татарстан Республикасы бюджетына 2020 елның 31 октябренә керде:
мөлкәтне арендалаудан- 77,83 млн сум – план 125,9% ка үтәлгән;
җир арендалаудан -58,24 млн сум – план 76,4% ка үтәлгән;
сервитуттан-1,89 млн сум – план 61,0% ка үтәлгән;
мөлкәтне сатудан-78,23 млн сум – план 260,8% ка үтәлгән;
ышанычлы идарәдән-53,54 млн сум– план 84,9% ка үтәлгән;
дәүләт унитар предприятиеләренең чиста табышының бер өлеше-32,75 млн сум - план 95,8% ка үтәлгән;
дивидендлар-297,1 млн сум - план 418,7% ка үтәлгән;
башка керемнәр-15,52 млн сум.