Артур Галиев ятим балаларның торак-коммуналь хезмәтләре өчен бурычларны бетерү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев ятим балалар өчен Татарстан Республикасы махсуслаштырылган торак фондының торак урыннарына карата торак-коммуналь хезмәтләр өчен булган бурычларны бетерү буенча юл картасын килештерү сораулары буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә видеоэлемтә режимында Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасының Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International