Азат Хамаев Тукай муниципаль районы шурасы утырышында катнашты

2013 елның 12 марты, сишәмбе

       Кичә Тукай муниципаль районы шурасының XX утырышы булып узды. Утырышта район хакимияте башлыгы Васыйл Хаҗиев Тукай муниципаль районының 2012 елдагы социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2013 елга куелган бурычлар буенча чыгыш ясады. Шура утырышында ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР журналистлар союзы рәисе Римма Ратникова, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры, район кураторы Азат Хамаев, ТР Дәүләт Советы депутаты, “Яр Чаллы КПХ” ААҖ генераль директоры Алмаз Шәрипов, ТР Министрлар Кабинеты ветеринариясенең баш идарәсе җитәкчесе Булат Камалов катнаштылар.

       Чара барышында кунаклар районның кайбер объектларын карадылар. Башта алар Яңа ерыклы авылында урнашкан 100 мең башка исәпләнгән Ханов кошчылык хуҗалыгы белән таныштылар. Монда шулай ук кош итеннән төрле ризыклар җитештерәләр. Авыл халкы әйтүенчә, фермер килү белән монда халыкка яңа эш урыннары арткан һәм юл да салганнар. Аннан соң кунаклар “Яр Чаллы КХП” ААҖ, аннан соң хайван үстерү һәм сөт җитештерү буенча белгечлек алган Миннехуҗин гаилә фермасына юл тоттылар.

       Кунаклар Тукай районы эшчәнлеге нәтиҗәләрен уңай бәяләделәр. Районда уңай динамика нык сизелә, агросәнәгать комплексы эшли, социаль өлкә дә уңышлы үсеш алган.

       Сессиядә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен борчыган сораулар , авыл клубларын төзү мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International