"Гражданнар тарафыннан үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында "Федераль законның 17 статьясына үзгәреш кертү хакында" 2020 елның 9 ноябрендәге 369-ФЗ номерлы Федераль закон (алга таба – Федераль закон) нигезендә бакчачылык һәм яшелчәчелек коммерцияле булмаган ширкәтләре әгъзаларының еллык гомуми җыелышларын үткәрү тәртибенә төгәллек кертелә.
Федераль закон нигезендә бакчачылык һәм яшелчәчелек коммерцияле булмаган ширкәтләре әгъзаларының еллык гомуми җыелышын ширкәт уставында әлеге ширкәтләр әгъзаларының еллык гомуми җыелышының датасын, вакытын, урынын һәм көн тәртибен билгеләгәндә алдан хәбәр итмичә генә үткәрү, шулай ук әлеге җыелышта каралырга тиешле документлар проектлары һәм башка материаллар белән танышу мөмкинлеге карала.