ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы йөзү буенча спорт ярышларында актив катнашты

2020 елның 14 ноябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында йөзү буенча спорт ярышлары узды. Ярышлар «Буревестник» спорт комплексы базасында узды.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыннан Зөлфәт Галәветдинов, Алмаз Мөбарәков, Равил Хәсәншин һәм Олег Масленков катнаштылар. Безнең команда спортчыларына көч биреп торырга хезмәттәшләре килде.

Ярышлар ирекле стиль белән 4х50 эстафетасы формасында узды. Барлыгы биш йөзү булды.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы югары осталык һәм яхшы спорт нәтиҗәләрен күрсәтте. Үз йөзүендә команда – 3 урын, ярыш нәтиҗәләре буенча 9 урын яулады. Афәрин! Без сезнең белән горурланабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International