ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Эдик Дияров рәислегендә дәүләт гражданлык хезмәтенең Җир ресурслары идарәсенең җир категорияләрен үзгәртү һәм җир кишәрлекләрен торак пунктлар чикләренә кертү бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты һәм Кадастр мөнәсәбәтләрен хокукый тәэмин итү бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече вакантлы вазифаларына конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды.
Җир ресурслары идарәсенең җир категорияләрен үзгәртү һәм җир кишәрлекләрен торак пунктлар чикләренә кертү бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурста 3 дәгъвачы катнашты. Практик биремнәрне үтәү һәм конкурс комиссиясе әгъзалары белән әңгәмә нәтиҗәләре буенча конкурсның җиңүчесе дип Зиннурова Резедә Шамил кызы танылды.
Кадастр мөнәсәбәтләрен хокукый тәэмин итү бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурста 3 дәгъвачы катнашты. Практик биремнәрне үтәү һәм конкурс комиссиясе әгъзалары белән әңгәмә нәтиҗәләре буенча конкурста Тимербаев Азат Айдар улы җиңүче дип танылды.
Конкурс комиссиясе рәисе Эдик Дияров конкурста җиңүчеләрне лаеклы җиңүләре белән котлады һәм аларга дәүләт граждан хезмәтендә уңышлар теләде.