Рөхсәт ителгән шәхси торак төзелеше өчен булган җир кишәрлекләренә салым салу мәсьәләләре буенча чираттагы киңәшмә

2020 елның 20 ноябре, җомга

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында  юридик, физик затлар милкендә булган шәхси торак төзелеш өчен рөхсәт ителгән файдалану төре белән җир кишәрлекләренә салым салу сораулары буенча чираттагы киңәшмә узды. Әлеге киңәшмәдә Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, Усад һәм Биектау авыл җирлекләре вәкилләре катнаштылар.

Салым кодексы тарафыннан 01.01.2020 елдан башлап, эшкуарлык эшчәнлегендә кулланыла торган шәхси торак төзелеш өчен рөхсәт ителгән җир кишәрлекләренә салым салганда 1,5% күләмендә салым ставкасы кертелде. Хәзер ставка уртача 0.3% тан артмый. Арттырылган ставкалар табыш алу максатларында киләчәктә сату өчен җир кишәрлекләре алган затларга һәм оешмаларга кагыла.

Киңәшмәдә җир салымының артык югары ставкасын куллану өчен салым хезмәте адресына җибәрү өчен җир кишәрлекләре исемлеге анализланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International