2013 елның 13 март көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә түбәндәге вакантлы вазифаларга конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды:
· бәяләү бүлегенә әйдәп баручы киңәшчесе;
· җир ресурслары идарәсенең җир категорияләрен үзгәртү һәм җир кишәрлекләрен торак пунктлар чикләренә кертү бүлегенең әйдәп баручы консультанты;
· җир ресурслары идарәсенең аренда һәм җирләрне реализацияләү бүлегенә әйдәп баручы киңәшче.
Конкурста вакантлы вазифа урыннарына 7 дәгъвачы катнашты. Конкурста катнашучылар тарафыннан эшләнгән практик биремнәр һәм конкурс комиссиясе әгъзалары катнашында үткәрелгән әңгәмә нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнелде. Алда әйтелеп үткән вакантлы вазифалар тәртибендә:
· Миннеханова Элҗвира Фидаил кызы;
· Дәминова Регина Радик кызы;
· Абдрахманова Влада Руслан кызы конкурста җиңеп чыктылар.
Барысын да яңа хезмәт вазифалары белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!