Республикада 582 кеше кадастр инженеры аттестаты алды

2013 елның 15 марты, җомга

       Кичә Татарстан Республикасы буенча Росреестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.

       Рөхсәт ителгән 18 кешенең квалификация имтиханнарын тапшыруга барысы да килде. Имтихан сынауларын уңышлы үткән 7 кеше кадастр инженеры аттестатлары алачак.

       Җир ресурслары идарәсе белгечләре мәгълүматлары буенча, республикада 582 кеше кадастр инженеры аттестаты алган, шуларның 27 се аттестатларны 2013 елны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International