Бүген ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин видеоконференцэлемтә режимында (Zoom платформасында) Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы һәм «Казан Арена» АҖ вәкилләре катнашында киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә катнашучылар «Мирас» режимында «Ак Барс Арена» стадионында төзелгән вакытлыча инфраструктура милкен Татарстан Республикасы милкенә кабул итү сораулары буенча фикер алыштылар.