27.11.2020 көнне "Коррупциягә каршы көрәш диалектикасы" юбилей X Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.
Хөрмәтле кунак буларак, Фәнил Әһлиуллин сәламләү сүзе белән чыгыш ясады, коррупциягә каршы законнар чагыштырмача яшь һәм хәзерге вакытта гамәли эштә барлыкка килә торган хәл ителмәгән мәсьәләләр бар, дип билгеләп үтте.
Фәнил Әһлиуллин үз чыгышында коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарны гамәлгә ашыру өстәмәләр һәм җитешсезлекләрне бетерүне таләп итүенә, шул исәптән керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында белешмә формасын тутыру өлешендә, коррупцияне профилактикалауның төп элементы булган законның өстенлегенә игътибар юнәлтте, шулай ук коррупциягә каршы укытуга һәм пропагандалауга аерым игътибар бирергә кирәклеген эйтте.
Үз чыгышының ахырында министр конференциянең нәтиҗәле эшләвен, алган белемнәрне бик актуаль һәм әһәмиятле практик эштә уңышлы куллануларын теләде.