«Авыл ипотекасы» программасы быелдан эшли башлады. Аның ярдәме белән гражданнар җир участогы сатып алуга һәм анда торак, яңа төзелештә фатир, әзер шәхси йорт төзүгә, шулай ук инде булган участокта торак төзүгә еллык 0,1 дән 3% ка кадәр ташламалы ставка астында кредит рәсмиләштерә алалар.
«Россия кредит оешмаларына һәм "РФ йорты" акционерлык җәмгыятенә авыл территорияләрендә (авыл агломерацияләрендә) торак урыны (торак йорт) төзү (сатып алу) өчен Россия Федерациясе гражданнарына бирелгән торак (ипотека) кредитлары (заемнар) буенча алынмаган табышларны каплау өчен федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 27 октябрендәге 1748 номерлы карарда инде җирләре булган һәм йорт төзүгә кредит алырга планлаштырган гражданнар мөмкинлекләре киңәйтелде (алга таба - Карар). Хәзер аларга бу участокка милек хокукы булырга тиеш түгел. Аренда килешүе дә җитәрлек булачак. Әлеге үзгәреш күрсәтелгән карар нигезендә 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
Программаның яңартылган шартларында ана капиталы акчаларын беренчел кертем өчен куллану хокукы барлыкка килде.