Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Артур Галиев Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 1000 урынга исәпләнгән тикшерү изоляторын төзү белән бәйле мәсьәләләр буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмәдә видеоэлемтә режимында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Россия ҖҮФХИ һәм Татарстан Республикасында Росимущество идарәсе һәм Ульяновск өлкәсе вәкилләре катнашты.