ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасында волейбол буенча ярышларда плей-оффка чыкты

2020 елның 28 ноябре, шимбә

Бүген «Олимп» спорт комплексында Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында волейбол ярышлары узды.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе командалары белән очрашты.Команда составында уеннарда министрның беренче урынбасары Артур Галиев катнашты. Спортчыларны хупларга хезмәттәшләре килде.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы төркем турниры кысаларында 2 уен үткәрде, аның нәтиҗәләре буенча плей-оффка чыкты.

5 декабрьдә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасына плей-офф уеннарында катнашырга туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International