Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күчемсез мөлкәтнең сәүдә объектларын арендалау килешмәләре буенча аренда түләвен кичектереп торучы салым түләүчеләр исемлеген формалаштыру тәртибе расланды

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

27.11.2020 көнне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күчемсез мөлкәтнең сәүдә объектларын арендалау шартнамәләре буенча аренда түләвен кичектереп торучы салым түләүчеләр исемлеген төзү турында»гы 1070 нче карары кабул ителде. Исемлекне формалаштыру һәм раслау буенча вәкаләтле орган итеп Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы билгеләнде. Исемлек оешма җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр (аларның вәкилләре) гаризалары нигезендә төзелә.

Әлеге карар Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында түбәндәге адрес буенча урнаштырылган: https://pravo.tatarstan.ru/npa_kabmin/post/?npa_id=682906 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International