Бүген ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев видеоконференция режимында Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан хуҗасыз гидротехник корылмаларны барлау барышы турында киңәшмә үткәрде.
.jpg)
Татарстан Республикасының 28 муниципаль районы вәкилләр катнашында узган киңәшмәдә хисап чорында хуҗасыз гидротехник корылмаларны барлау буенча мәгълүматлар яңартылды, проблемалы мәсьәләләр каралды, карау нәтиҗәләре буенча тиешле карарлар кабул ителде.