ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы җир сораулары буенча киңәшмәдә катнашты

2020 елның 4 декабре, җомга

03.12.2020 ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре видеоконференцэлемтә режимында ТР муниципаль районнарының башкарма комитетлары җитәкчеләре белән ТР Президенты Аппараты оештырган җир сораулары буенча киңәшмәдә катнаштылар. Очрашуда министрның беренче урынбасары Артур Галиев, министр урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов, министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре Энҗе Абдуллина, Алмаз Мөбарәков, Зөлфәт Галәветдинов, шулай ук ТР буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар җир кишәрлекләрен торак пунктлар чикләренә кертү, авыл хуҗалыгы җирләренең категорияләрен үзгәртү һәм рөхсәт ителгән җирләрдән файдалану, шәхси торак төзелеше өчен файдаланыла торган җир кишәрлекләренең минималь күләмен билгеләү, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару һәм муниципаль берәмлекләрнең территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелеше зоналаштыру документларын эшләү һәм раслау белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International