Бүген, 5 декабрьдә, «Триумф» спорт комплексында Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында волейбол буенча 1/8 финал ярышлары узды.
Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсе командасы белән очрашты. Спортчыларны хупларга хезмәттәшләре һәм дуслары килде.
Безнең волейболчылар кискен, тигез көрәштә үзләренең көчлерәк, лаеклы көндәшләренә оттырды.