Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев рәислегендә Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган киңәшмә узды.
Киңәшмә барышында Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү турында фильм күрсәтелде, «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО тарафыннан бер ел эчендә Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үткәрелгән чаралар турында мәгълүмат тыңланды.
2020 елда Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә зур игътибар бирелде. Татарстан АССРның социаль-икътисадый үсешенең төп этаплары турында әдәби-сәнгать экспозициясе оештырылды.
Татарстан Республикасының дәүләт һәм социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән затларга «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесен тапшыру буенча эш башкарылды. Министрлык ветераннарына һәм хезмәткәрләренә 61 Истәлек билгесе тапшырылды. Моннан тыш, ведомство карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләренә 18 Истәлек билгесе тапшырылды. Татарстан Республикасы халык хуҗалыгы тармакларында һәм республика дәүләт милке белән идарә итү системасында эшләгән ветераннарга өйләренә барып республика юбилее белән котлау, истәлекле билгеләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшыру оештырылды. Әлеге эш Министрлык сайтының «Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы» һәм «Министрлык тарихы»бүлекчәләрендә яктыртыла.