“РФ субъектлары башкарма хакимияте органнары эшчәнлегенең эффектлылыгын бәяләү турындагы” РФ Президенты указын башкаруга нигезләнеп Министрлык тарафыннан Дәүләт унитар оешмаларын берләштерү юлы белән кыскарту эше дәвам итә.
Бүгенге көндә республиканың статистика органнары Статрегистры базасында 276 унитар һәм казенный оешма бар, аларның: 56-республиканыкы, 207 – муниципаль һәм 1 - федераль унитар оешма.
Россия Федерациясе субъектлары арасында республика рейтингын яхшырту максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт министрлыгының ТР Президенты Рөстәм Миннеханов тарафыннан гамәлдә булмаган муниципаль унитар оешмаларны таркату схемасы расланылды. Бу эшләрне башкару өчен ТР Министрлар Кабинеты карары белән 2 967,1 мең сум акча бүлеп бирелде.