2013 елның 28 апреле көнне, Татарстан Республикасының шахмат Федерациясе бинасында Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында шахмат буенча ярышларның 1-3 турлары үтте.
Ярыш катнашучылары тагын 2 көн рәттән акыл таләп итүче уенда көч сынашачаклар. Катнашчыларның берсе билгеләп үтүенчә, шахмат уены - стрессны җиңүнең дә уңай чарасы, икән.
Шахмат ярышларының соңгы этабы – шимбә, 30 нчы март көнне үткәреләчәк. Барысына да уңышлар телибез!