2 апрель көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә Казан шәһәре башкарма комитеты һәм «ASG» компанияләренең инвестицияләү группасы инициативасы белән Биектау районындагы Чернышевский торак пункты территориясендәге 53 га җир кишәрлеген күп балалы гаиләләргә бирү максатыннан Каймар бистәсе чикләренә кертү соравы буенча киңәшмә үтте.
31.12.2012 шәһәр төзелеше законына үзгәрешләр кертелү сәбәпле торак пунктлар чикләре шәһәр округы, торак пунктларның расланган генераль планнарын үзгәртү юлы белән үзгәртелергә тиеш.
Киңәшмәдә Биектау муниципаль районы җирле үзидарәсе органнарына Чернышевский авылының расланган генераль планына тиешле үзгәрешләр кертү процедурасын башлау турында күрсәтмәләр бирелде.