ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Эдуард Дияров җитәкчелегендә дәүләт гражданлык хезмәтенең Эшлэр идарәсенең Канцелярия эшләрен алып бару һәм контрольдә тоту бүлегенә 1 разрядлы өлкән белгеч вазыйфасына конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды.
Вакантлы вазыйфага конкурста 2 дәгъвачы катнашты. Конкурста катнашучылар тарафыннан эшләнгән практик биремнәр һәм конкурс комиссиясе әгъзалары белән үткәрелгән әңгәмә нәтиҗәләре буенча җиңүче дип Вилданова Диләрә Ринат кызы танылды.
Конкурста җиңүчене котлыйбыз һәм уңышлар телибез!