Казан шәһәрендә һәм муниципаль районнар территориясендәге кадастр исәбенә куелмаган буш җирләрне ачыклау буенча эш барышы турында

2013 елның 5 апреле, җомга

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы республика территориясендәге кадастр исәбенә куелмаган, зур коммерция кызыксынуы тудыручы җир массивларын ачыклау буенча эшнең координаторы итеп билгеләнде. Буш ятучы җирләрнең реестрын булдыру җир төзелеше эшләрен башкару һәм муниципаль милеккә теркәү максатыннан башкарыла.

       Бүгенге көндә Казан шәһәре һәм шәһәр тирәсендәге 6 муниципаль район җирлегендә гомуми мәйданы якынча 2 мең гектар булган 130 җир кишәрлеге барлыгы ачыкланды.

       Казан шәһәрендә гомуми мәйданы якынча 1 мең гектар булган 14 җир кишәрлеге буенча эш башкарыла.

       Бу юнәлештәге эшне киңәйтү өчен ТР Җир һәм мөлкәт министрлыгы тарафыннан республиканың тагын 37 муниципаль районына исәп-хисап формалары җибәрелде һәм тиешле күрсәтмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International