Республикада 589 кеше кадастр инженеры аттестаты алды

2013 елның 5 апреле, җомга

       Кичә Татарстан Республикасы буенча Росреестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.

       Рөхсәт ителгән 18 кешенең квалификация имтиханнарын тапшыруга барысы да килде. Имтихан сынауларын уңышлы үткән 9 кеше кадастр инженеры аттестатлары алачак.

       Җир ресурслары идарәсе белгечләре мәгълүматлары буенча, республикада 589 кеше кадастр инженеры аттестаты алган, шуларның 34 е аттестатларны 2013 елны алды. 

       Кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары 25 апрельдә үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International