27.01.2021 көненә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 60 822 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 14 988, Яр Чаллы шәһәрендә – 7 753 гаилә исемлеккә керде.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 43 204 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 7 240, Яр Чаллыда - 3 405 җир кишәрлеге.
Бүгенге көндә республиканың иң төп бурычларның берсе булып күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү тора. Татарстанның муниципаль районнарында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрендә гаиләләрнең гомуми өлешлек милкенә 38 758 җир кишәрлеге бирелгән.