Күчемсез милеккә элегрәк барлыкка килгән хокукны хәзер бушлай була теркәү мөмкин

2021 елның 5 феврале, җомга

Быелдан күчемсез милек объектларына элегрәк барлыкка килгән хокукларны теркәгәндә дәүләт пошлинасын түләргә кирәкми. Сүз 31.01.1998 елга кадәр, ягъни «Күчемсез мөлкәткә хокукларны һәм аның белән алыш-бирешләрне дәүләт теркәвенә алу турында»1997 елның 21 июлендәге 122-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә кергәнче барлыкка килгән хокуклар турында бара.

Татарстан Росреестрында һәм Кадастр палатасында аңлатуларынча, мондый хокуклар турындагы мәгълүматлар элегрәк исәпкә алынган иде: БТИ-капиталь төзелеш объектларына, җир ресурслары һәм җир төзелеше буенча комитетлар - җир кишәрлекләренә. Әлеге хокуклар, ЕГРНда теркәлүенә карамастан, дәүләт тарафыннан таныла һәм гамәлдә булып санала.

Элегрәк барлыкка килгән хокукны дәүләт теркәвенә алу Хокук иясенең теләге буенча үткәрелә. Әмма ул милекне читләштерү, шулай ук мөлкәтне арендага алу, залогка тапшыру буенча башка алыш-бирешләрдә мәҗбүри. Шулай ук шунысын да истә тотарга кирәк, ЕГРНда элек барлыкка килгән хокуклар турында мәгълүматлар булмаганда, күчемсез милеккә милек хокукы булуын раслаучы өземтә алу мөмкин түгел. Моннан тыш, ЕГРНда хокукларны дәүләт теркәвенә алу дәүләт тарафыннан милекченең мөлкәти мәнфәгатьләрен, шул исәптән хәзерге вакытта популяр булган хокук иясенең шәхси катнашыннан башка хокукны дәүләт теркәвенә алу мөмкинлеге булмау турында гариза бирү кебек мошенниклык гамәлләреннән яклауны гарантияли.

Элегрәк барлыкка килгән хокукны теркәү өчен, КФҮНӘ мөрәҗәгать итәргә кирәк - кулларда булган күчемсез милек объектына хокук билгели торган документ (БТИ штампы) яки, әгәр күчемсез милек объекты җир кишәрлеге булса, дәүләт акты яки җиргә хокук турында таныклык.

Хокукны билгеләүче документлар була ала: хакимият органы акты (карар, күрсәтмә, башкарма комитетның җир кишәрлеге бирү, шул исәптән торак йортлар төзү өчен сроксыз файдалануга бирү турында карары); нотариаль расланган сату-алу, бүләк итү, мена, төзелеш хокукы турында шартнамә, торак йортлар төзү өчен җир кишәрлеге бирү турында шартнамә, шәхси милек хокукында индивидуаль торак йорт төзү турында шартнамә, инвестицияләү шартнамәсе; мирас хокукы турында таныклык һ. б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International