"РМК» ДБУ дәүләт милкеннән файдалану һәм сакланышын тикшерү үткәрә

2021 елның 6 феврале, шимбә

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан гражданнар оборонасы саклау корылмаларының (алга таба – ЗС) сакланышын, эксплуатацияләнүен һәм әзерлеген контрольдә тотуны көчәйтү максатыннан 2021 елның 1 кварталы дәвамында хуҗалык итүче субъектларга Гражданнар оборонасы объектларына һәм мөлкәтенә карата хокуклар һәм бурычлар турында килешмәләр буенча тапшырылган затларны тикшерү планлаштырыла.

Бүгенге көндә «Республика мөлкәт казнасы» ДБУ хезмәткәрләре тарафыннан Казан, Яшел Үзән, Алабуга, Азнакай, Зәй һәм Менделеевск муниципаль районнарында урнашкан 30 саклау корылмасы тикшерелгән. Тикшерүләр вакытында саклау корылмаларынның техник торышына аерым игътибар бирелде.

Саклау корылмалары (яки аларны гадәттә "бомбоубежище"дип атыйлар) - халыкны, Гражданнар оборонасы көчләренең шәхси составын, шулай ук гражданнар оборонасы техникасын һәм Мөлкәтен дошман һөҗүменнән саклау өчен билгеләнгән махсус корылмалар. Саклай корылмаларының элгәрләре-20 гасыр башындагы газоубежищелар, 30-40 еллардагы химик коралдан һәм бомбоубежищелардан, бомба һәм снарядлардан өстенлекле яклап, кешеләрне саклаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International