Дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан Татарстан Республикасы бюджетына 20,02 миллион сум салым булмаган табыш керде

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

       Министрлыкның  икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2021 елның 31 нче гыйнвар торышына республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 20,02 миллион сум акча керде.  Татарстан Республикасы бюджеты каршында бюджет йөкләмәсе 5,09% ка үтәлде.

Шул исәптән, статьялар буенча:

мөлкәтне арендалаудан – 4,43  млн сум - план 8,1% ка үтәлгән;

җирне арендалаудан – 4,13 млн сум – план 5,3% ка үтәлгән;

сервитуттан – 0,02 млн сум – план 0,7% ка үтәлгән;

мөлкәтне сатудан – 1,27 млн сум – план 4,2% ка үтәлгән;

мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан  – 10,09 млн сум – план 17,3% ка үтәлгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International