Эшкуарларны Росконгресс фондының яңа медиа проектларына кушылырга чакыралар.
Проектлар Россия төбәкләренең инвестиция, сәнәгать, туристлык һәм белем бирү потенциалын алга этәрүгә юнәлдерелгән.
2021 елда Росконгресс фонды үзенең электрон ресурслары базасында (сайтлар, YouTube-каналлар һәм социаль челтәрләр) 10га кадәр медиактивны бизнес, сәясәт һәм җәмгыять, фән һәм технологияләр, сәяхәтләр, автомобильләр, мәдәният, спорт, сәламәтлек, гастрономия, балалар контенты юнәлешләре буенча формалаштыра. Аларның гомуми актив аудиториясе 1 млн. артык кеше тәшкил итәчәк.
Росконгресс фондының төп медиапроектлары:
* Блогер заводта – күзәтү экскурсиясе һәм продукциягә тест-драйв форматында популяр блогерлар катнашында Россиянең алдынгы сәнәгый предприятиеләре буенча блог-тур. Проектның беренче өч чыгарылышын YouTube каналында 2 млн артык кеше караган;
* АвтоБлогерШоу – автомобиль индустриясе дөньясында уникаль вакыйга, ул танылган Россия автомобиль блогерларын, әйдәп баручы экспертларны һәм практикларны, массакүләм мәгълүмат чараларын һәм автомобиль, тизлек һәм адреналин яратучыларның барысын да берләштерә. Киләсе чара Санкт-Петербургта 2021 елның 31 июлендә - 1 августында узачак;
• Россияне ачабыз – Россия төбәкләренең туристик мөмкинлекләре турында махсус материаллар сериясе. Төбәк администрацияләренең рәсми вәкилләре, җирле блогерлар һәм фикер лидерлары катнашында тематик күзәтүләр, презентацияләр һәм интервьюлар россиялеләрне ил эчендә ял итүнең өстенлекләре белән таныштыра.
Тулырак мәгълүмат: Майорова Виктория Викторовна,
Тел.: 7 921 347 31 09, эл. почта: victoria.mayorova@roscongress.org.