Таһир Хөснетдинов Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү буенча эшче төркем утырышын уздырды

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү буенча эшче төркемнең быел беренче утырышы узды.

Катнашучылар чиктәш  булган Татарстан һәм Ульяновск өлкәсе чигендәге бәхәсле участоклар турында фикер алыштылар. Бүгенге көндә 3 кишәрлек калды, шуларның 2се-авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге, 1се-урман фонды җирләре. Киңәшмә барышында әлеге мәсьәләләр хәл итүнең мөмкин вариантларын тапты.

Шулай ук «Татарстан Республикасы пространство мәгълүматлары фонды» ДБУнең геодезия һәм картография бүлеге башлыгы Андрей Логашин Татарстан һәм Киров өлкәсенең чиктәш чиге буенча алып барыла торган эш турында хисап тотты. Фонд белгечләре тарафыннан эшләнгән чикне узу проекты бүгенге көндә килештерелеп, Киров өлкәсе вәкилләре белән фикер алышуны таләп итә.

Утырышта ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, «ТР пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ, «дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча филиалы, ТР буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, ТР Чүпрәле муниципаль районы вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International