Дәүләт милкен һәм җирләрен максатчан, нәтиҗәле һәм законлы файдалануны контрольдә тоту максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы 2012 елны 127 тикшерү үткәрде.
Тикшерү вакытында тикшерелгән учреждениеләрнең түбәндәге закон бозу очраклары ачыкланды:
- дәүләт милкен хуҗасы ризалыгыннан башка бүтән оешмаларга тапшыру;
- мөлкәт хуҗасы ризалыгыннан башка күчемсез милек объектларын җимерү;
- күчемсез милек объектларыннан эксплуатацияләүгә кертү рөхсәте булмаган килеш файдалану.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган закон бозу очракларын бетерү һәм гаепле кешеләрне җаваплылыкка тарту буенча чаралар күрү өчен ТР Прокуратурасына 57 тикшерү акты җибәрелде.
Бүгенге көндә ТР Прокуратурасы тарафыннан ачыкланган закон бузуларны тәртипкә китерү буенча 33 җитәкчегә күрсәтмә чыгарылуы һәм 13 кешегә административ штраф салынуы һәм 27 кешенең дисциплинар җаваплылыкка тартылуы турында мәгълүмат бирелде.