ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре «2021 елда территорияләрне комплекслы үстерү, планлаштыру һәм зоналаштыру буенча яңа кагыйдәләр» темасына вебинарда катнаштылар.
2021 елдан башлап, төзүчеләргә инде төзелгән, әмма нәтиҗәсез файдаланыла торган җирләрне бүлеп бирү процедураларын гадиләштерүче территорияләрне комплекслы үстерүнең яңа кагыйдәләре (30.12.2020 ел, № 494-ФЗ Федераль закон), шулай ук территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелешен зоналаштыру документларын әзерләүнең яңа кагыйдәләрен билгеләүче шәһәр төзелеше һәм җир турындагы законнардагы күпсанлы үзгәрешләр үз көченә керде.
Вебинар эшендә Россия Төзелеш министрлыгы, Росреестр вәкилләре, яңа хокукый нормаларны эшләүчеләр һәм җир һәм шәһәр төзелеше законнары өлкәсендә әйдәп баручы юристлар-практиклар катнашты.